“Илсөя Бәдретдинованың беренче профессиясе бер бәреп чыгачак әле…”

-- Р Л

Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев җырчылар турында фикерләре белән уртаклашкан. Илсөя Бәдретдинов турында әйткән сүзләре аеручы кызыклы.

“Илсөя Бәдретдинова кешеләргә бик якын булуы белән аерылып тора. Ул – шәхес. Илсөя Бәдретдинова хезмәт юлын журналист буларак башлаган, Түбән Каманың “Туган як” газетасында да эшләгән, төзелешләргә чыккан, авылларга йөргән, тәнкыйди, проблемалы, акыллы мәкаләләр язган. Илсөя Бәдретдинованың беренче профессиясе бер бәреп чыгачак әле. Ул берәр журналның баш мөхәррире була алыр иде. Яки берәр яхшы тапшыру алып бара алыр иде.

Аның дикциясе, тавышы, җырлары бик үзенчәлекле. Ә хезмәт юлын ул “Мунча ташы”нда башлаган. Һәм бер зур сер ачам – “Туган як” редакциясендә әле дә Илсөя Бәдретдинова ясаган картиналар бар. Киләчәктә алар аукционда бик кыйммәткә сатылачак. Без берсен инде сатып алдык”, – дигән ул Мәскәү татарлары Штабы төркемендә.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/clips/altinurta?feedType=ownerFeed&owner=-20546835&z=clip-20546835_456239390

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле