Гөлназ Сираеваның ире: «Хатын-кыз диванда ятарга тиешме?»

Татар эстрадасы җырчысы, хәзер күбрәк психолог эшчәнлеге алып баручы Гөлназ Сираева соңгы вакытта үзеннән күпкә яшь егеткә кияүгә чыгуы белән кызыксыну уяткан иде. Ниһаять, аның ире дә «норм/стрем» трендын кабатларга ризалашкан.

 Хатының белән рилс төшерү норм/стрем?

– Норм.

 Бер-береңнең телефон парольләрен белү?

– Стрем.

 Ник стрем?

– Бу – шәхси.

 Синең миннән серләрең бармы?

– Барыбер инде…

 Хатын-кызга эшләмәү норм/стрем?

– Стрем.

 Ник?

– Нәрсә, диванда ятарга мени?

– Капма-каршы җенестәге дуслар булу?

– Миңа норм.

 Мин шикләнәм, бөтенләй норм түгел кебек. Синең хатын-кыз дусларың бармы?

– Юк!

Сорап каядыр бару? Җибәр инде, дип сорау түгел, ә хәбәр итү.

– Норм.

 Аерым ял итү норм/стрем?

– Норм.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-siraevanyn-ire-xatyn-kyz-divanda-yatarga-tiesme-5874938
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле