Йолдызнамә: Сукоярга борчу килергә мөмкин! Нинди?

-- Лейла

Өч елга, төгәлрәк итеп әйтсәк, 2028 елның апреленә кадәр, Сатурн планетасы Кучкар йолдызлыгына керәчәк. Димәк, безнең тормыш та өч елга үзгәрәчәк. Кайсы йолдызлыкны нәрсә көтә соң?

9. УКЧЫ

2023 елның мартыннан бирле Сатурн сезнең өчен бик авыр халәттә иде. Гаилә һәм яшәү урыны белән бәйле чикләүләр тудыру ихтимал. Күченү, ремонт белән бәйле эшләр яисә яшәгән урыннан еракта эшләү ялыктыргандыр, күп көчегезне алгандыр. Кемдер яңа гаилә коргандыр, баласы тугандыр. Икенче берәүләр якыннары белән бәйле авырлыклар кичергәндер. Хәзер Сатурн сезне интектерүдән туктар һәм ярдәм итә башлар. Киләсе өч елда сезне өч өлкәдә көтелмәгән уңыш эзәрлекләр.

Беренчесе, балалар өлкәсендә уңыш көтә. Бала табу өчен яхшы вакыт. Инде туган балаларга ярдәмләшү, киләчәге турында уйлау, ерак горизонтка карап шул киләчәген планлаштыру, дисциплина урнаштыру мөһим. Балаларыгыз олы икән, аларны контрольдә тотудан туктагыз. Аларның юлына салам җәеп торсагыз, бу өч елыгыз шуларның проблемалары белән генә узып китәчәк, чөнки сез хәл итеп биргән мәсьәләләр аларга яңадан-яңа зуррак проблемалар алып киләчәк.

Шәхси тормыш өчен уңайлы чор. Яңа мөнәсәбәтләр эзләүчеләргә бик шәп отышлы вакыт. Күпләр бу өч елда гаилә кору әһәмияте турында уйланыр һәм бу җитди адымга тәвәкәлләр. Гаиләсе булучылар хыянәтләрдән, читтәге мишура мөнәсәбәтләрдән, мәгънәсез уеннардан туеп баш тартыр, үз гаиләсенең ни дәрәҗәдә кирәкле булуын, хисләренең тирәнлеген аңлар. Ә башка берәүләр аңлы рәвештә, аек акыл белән, шәхси мөнәсәбәтләрдән баш тартып, бар вакытын эшенә, кызыксынуларына багышлар.

Иҗат һәм кызыксынулар өчен әйбәт вакыт. Идеяләрне тормышка ашыру, аларны матдиләштерү, шул идеяләр нигезендә нәрсәләрдер тудыру, яңа биеклекләргә күтәрелү өчен бу өч елдан да уңайлырак вакыт булмаячак, җиң сызганып эшкә керешегез, уңышны кулдан ычкындырмагыз.

10. КӘҖӘМӨГЕЗ

2023 елдан бирле Сатурн сезнең вакытыгызны күбрәк эшкә юнәлтергә, приотритетларны билгеләп, шул бер юнәлештә генә эш итәргә мәҗбүр иткәндер.

Үзеңә-үзең яңа гадәтләр булдыру, ниндидер дисциплина булдыруны сорагандыр. Хәзер Сатурн 2028 елга кадәр сезгә карата күпкә таләпчән булачак. Бу өч елда яшәү урыны һәм гаиләгез алгы планга чыгачак. Күчемсез милек һәм яшәү урыны буенча үзгәрешләр көтелә. Ремонтмы ул, күченүме, яңа фатирга акча туплый башлаумы, кыскасы, торак мәсьәләсендә ниндидер хәлиткеч карар кабул итәчәксез. Сәбәпләр күптөрле булырга мөмкин. Квартплата яки аренда хакы артуы бар. Йә булмаса, бала тугач, фатирда кысан булуын аңлап, шуның аркасында нәрсәдер уйларга туры киләчәк. Ниндидер стихия белән бәйле фаҗига аркасында йортка ремонт кирәк булуы мөмкин. Эмиграциядә булсагыз, документлар белән проблемаларны булдырмау артыннан күзәтергә кирәк.

Икенче мәсьәлә: гаилә эчендәге җаваплылык артачак. Әти-әнине, яки баланы, хатынны/ирне кайгырту мәсьәләсе алдыгызга чыгачак. Әйтик, эшкә чыгу өчен, баланы бакчага урнаштыру мәсьәләсе килеп туарга мөмкин. Мәктәп белән проблемаларны хәл итү булуы бар. Ата-бабаларның каберен тәртипкә китерү, гаилә һәм нәсел традицияләрен яңарту, гаиләгезнең сезнең өчен төп терәк булуын аңлау киләчәк. Гаилә статусы яки өй белән бәйле документлар артыннан йөрерсез. Өйдән торып эшләү булырга мөмкин.

11. СУКОЯР

2023 елдан бирле Сатурн сезнең финанс өлкәсендә ревизия ясады. Бурычлар, кредит-ипотека, банкротлык, хезмәт хакы белән борчулар булуы мөмкин. Финанс өлкәсендәге чикләүләрдән туйгансыздыр. Киләсе елның февралендә бу авырлыклар инде төгәлләнә, тормышыгызның җиңеләеп калуын тоярсыз.

Хәзердән башлап 2028 елның апреленә кадәр Сатурн сезнең аралашу даирәсенә зур үзгәрешләр алып килер. Файдасыз, ышанычсыз кешеләр төшеп кала, сүзендә тора торган, җитди яки вакыт белән сыналган кешеләр генә калачак. Аралашу даирәсе үзгәрү эш алыштыру яки башка фатирга күченү белән дә бәйле булырга мөмкин. Туганнар белән аралашу да кимиячәк.

Өч ел дәвамында белем алу яки белем бирү белән бәйле эшчәнлек алгы планга чыга. Яңа һөнәр үзләштереп, нәрсәдер укырсыз, өйрәнерсез, квалификация үстерерсез яки үзегез укыта башларсыз. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән бәйле рәвештә, көн дә мәктәпкә йөрү, аларны яңа уку йортына урнаштыру мәшәкатьләре дә булырга мөмкин.

Бу өч елда транспорт өлкәсендә игътибарлы булу сорала, юл фаҗигаләреннән сак булыгыз. Кемнәрдер автомобилен алыштырыр, яки машина йөртү хокукына укып, беренче машинасын алыр.

12. БАЛЫКЛАР

2023 елдан бирле Балыкларга кыен булгандыр. Эштә дә, шәхси тормышта да өстәмә авырлыклар, өстәмә җаваплылык тойгансыздыр. Якыннарыгыз янәшә булса да, ялгызлык хисе кичергәнсездер.

Хәзер 2028 елга кадәр Сатурн Балыкларның финансларын өйрәнергә тотыначак. Акчага ничек карыйсыз? Контрольдә тота беләсезме? Чыгымнарны, керемнәрне язып барып, тәртиптә тотасызмы? Бухгалтериягез ни хәлдә? Бурычларны вакытында түлисезме? Сатурн сездән тыйнак тормыш, рациональлек, финансларга хөрмәтле караш көтә. Гадел һәм кырыс укытучы буларак, бу вакытта Сатурн сезне финанс җаваплылыкка өйрәтәчәк. Шушы өч елда акча авыррак килгәндәй тоелачак, элек экономияләмәгән өлкәләрдә дә хәзер саранлануыгызны тоярсыз.

Элек социаль пособие, декрет акчасы яки әти-әнисе, ире-хатыны исәбенә яшәүчеләр хәзер үзе акча эшләргә өйрәнергә мәҗбүр булачак. Сатурн акча мәсьәләсендә эзлеклелек, максатчанлык һәм тәртип сорый. Юк-барга һәм максатыгызга хезмәт итмәгән әйберләргә акча тотуны чикләргә туры киләчәк. Яшәү өчен әһәмиятле әйберләргә кредит, ипотека алырсыз. Акча гел килеп торсын дисәгез, шәхси бухгалтериягез язулы һәм тәртиптә булсын.

Тормышыгыз җырлап барсын дисәгез, сәламәтлек һәм дөрес туклануга да игътибар юнәлтергә кирәк булыр. Сатурн алкоголь, тәмәке кебек начар гадәтләр һәм гел ресторанда тукланып акча сарыф итүләр өчен дә өстәмә финанс кыенлыклар белән сынарга мөмкин.

Йолдызнамәнең беренче өлеше: https://tatar-today.ru/2025/08/104945/

Йолдызнамәнең икенче өлеше: https://tatar-today.ru/2025/08/104967/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле