Җырчы Әнвәр Нургалиев, Казанга съемкаларга килгәч, хастаханәгә эләккән.
«Эшләр буенча гына килгән идем, хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Бер атна РКБда булдым. Тикшеренүләр уздым, һаман шул йөрәк белән йөрибез. Бүген, Аллаһка шөкер, чыгаралар инде», – диде артист.
Артист үзенең сторисларында да Казан табибларына рәхмәт әйтә. Шулай ук җырчы Казанда барлык табибларның татарча сөйләшүенә дә гаҗәпләнгән.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-kazanga-kilgac-xastaxanaga-elakkan-5875116 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

