«Дуслар, Ришат Төхвәтуллинга пародия күрсәткәннән соң, «Ирек, сиңа бит аның урынына гастрольләргә йөрсәң дә була, дип әйттегез. Әйе, дуслар! Ләкин имиджны бераз үзгәртергә булдым», – дип сөйли мәҗлесләр алып баручы Ирек Фатыйхов.
Ул, җырчыга охшау өчен, аның образын кабатлаган. Башында – бөдрә чәчле парик, өстендә күн куртка һәм аның башкаруында – халык яраткан «Мәтәүтамак» җыры.
«Ришат Төхвәтуллинны бик яраткан идегез менә тагын берәү!» – дип яза пародия остасы.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/irek-fatyixovka-risat-toxvatullin-urynyna-gastrollarga-iorerga-takdim-itkannar-5875118 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

