Мамадышта канализация коесында 3 ир-ат мәете табылган.
Фаҗига Такташ һәм Маннур урамнары чатында була. Якынча белешмә буенча, алар берсе артыннан берсе коега төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Янгын сүндерүчеләр килгәндә, канализация коесында (якынча мәгълүмат буенча, шәхси йортта) өч ир-атның һәлак булуы ачыкланган. Алар, якынча белешмә буенча, бер-бер артлы төшкән», – диелә ведомство хәбәрендә.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/v-mamadyse-v-kanalizacionnom-kolodce-nasli-tela-troix-pogibsix-muzcin-5997426 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

