Җырчы Ләйлә Галиева: «Тормыш бетте»

Тормыш иптәше белән юллары аерылганнан соң, җырчы Ләйлә Галиеванынң төп ярдәмчесе һәм терәге – әнисе.

Җырчының социаль челтәрләреннән аңлашылганча, якын кешесе аларга бик еш килеп йөри, балаларны карашырга булыша, барысына да күз-колак булырга өлгерә.

«Хәерле иртә, дуслар. Менә таң тишегеннән әни – прокурор килде. Тормыш бетте», – дип шаярта Ләйлә, чираттагы сторисларында әнисен күрсәтеп. «И, рәхмәт, әни. Җиләкләр алып килгән миңа авылдан, сөтләр, итләр, йомыркалар төяп килгәнсең. Озын гомерле булсыннар, гел шулай килеп йөрсеннәр», – ди артист.

Әле күптән түгел генә Ләйләнең әнисен беренче тапкыр ял итәргә алып баруы хакында да язган идек.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-laila-galieva-tormys-bette-5875187

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле