Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә үзен борчыган хәл турында хәбәр итте.
Видеода җырчы машинада моңсу җыр тыңлап һәм еламсырап бара. Сәбәбе – 1 ел элек СВОга киткән энесе Айнурдан хәбәр булмауда.
«Кәефем бүген шундыйрак. Бертуган энем махсус хәрби операциядә, ярты ай инде элемтәгә чыкмый, бик борчылам», – дигән җырчы.
Ильмираның энесе моңа кадәр берничә тапкыр ялга да кайтып китте, соңгы кайтуында частеннән әтисе исеменә Рәхмәт хаты да килеп ирешкән иде.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/09/181160/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

