Бу балан түгел. Диетологлар кышка мотлак җыеп куярга киңәш иткән алты җиләк арасында ул да бар.
Бәлки, алар ул кадәр үк сусыл һәм баллы да түгелдер (ә кайчак нык әче дә), аның каравы, аларның файдасы күбрәк. Диетологлар менә шушыларга өстенлек бирергә куша.
Нарат җиләге (брусника). Анда лимон, салицил, алма һәм башка файдалы органик кислоталар, пектин, каротин, А, С, Е витаминнары бар. Кайчандыр аны “үлемсезлек җиләге” дип атаганнар.
Балан. Баланның никадәр файдалы булуын аңлау өчен анда аскорбин кислотасы цитруслылардан ике тапкыр артыграк булуын белү дә җитә. Ләкин бу аның бердәнбер файдалы сыйфаты түгел. Ул, шулай ук, тимергә, төрле витаминнарга, органик, майлы омега-3 һәм омега-6 кислоталарына, эфир майларына бай.
Мүк җиләге. Ул – бик яхшы профилактика чарасы, иммунитетны да ныгыта, организмның саклау функцияләрен дә күтәрә. Сиробын, сутын һәм морсын салкын тиюне дәвалау өчен уңышлы файдаланалар. Моннан тыш, мүк җиләге авыз куышлыгында бактерияләрне актив зарарсызландыра ала, шуңа күрә кариесны бик яхшы профилактикалау чарасы булып санала.
Сырганак. Ул аскорбин кислотасына бай, иммунитетны ныгыта, кан тамырларының үткәрүчәнлеген киметә, үт бүленеп чыгуга ярдәм итә, ялкынсынуны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, калкансыман бизне, бавыр һәм башка эчке органнарның функцияләрен тергезә. Моннан тыш, бу җиләкләрдә витаминнар җыелмасы бар, алар авитаминоз, азканлылык һәм хәтта күз авыруларын дәвалаганда да проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кара миләш. Ул – Р витамины микъдары буенча рекордчы. Анда ул кара карлыганга караганда – ике тапкыр, әфлисун һәм алмага караганда 20 тапкыр күбрәк. Кара миләш бай булган тагын бер файдалы элемент- йод. Җимешенең иң мөһим үзлекләреннән берсе булып кан басымының нормальләшүе һәм канда холестерин дәрәҗәсенең түбәнәюе тора.
Гөлҗимеш. С витамины анда лимон һәм әфлисундагыга караганда 10 тапкыр күбрәк. Шулай булгач, сез нинди генә эчемлеккә гөлҗимеш кушсагыз да, ул шунда ук салкын тиюгә каршы үзлекләре булган витаминлы коктейльгә әверелә. Салкын тиюдән тыш, гөлҗимеш беренче чиратта ОРВИ һәм грипп вакытында да нәтиҗәле.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-09-05/lemsezlek-il-ge-n-yydygyzmy-le-4374573 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

