“Бер егеткә тап булдым…” Кем ул?

Гөлназ Асаева нинди егет турында сөйли ул?

Җырчы еш кына йоклый алмауга зарлана. Күптән түгел иртәнге бишкә кадәр күзенә йокы кермәгән. Шунда социаль челтәрләрне караганда бер егетнең баянда уйнап җырлаган видеосына юлыккан.

– Бер егеткә тап булдым. Баянда уйнап утыра – үзе уйный, үзе җырлый. 10 тапкыр карадым. Тавышына гашыйк булдым – шуның кадәр матур! Кем икән, кайда икән, исеме ничек икән, дигәнрәк уйлар туды. Бөтен җирдән аны эзләргә, социаль челтәрләрдәге сәхифәсен карарга керештем. Вадим Фәтхинуровтан номерын табуын сорадым. Ниһаять, без аның белән бүген телефоннан сөйләштек, студиягә очрашуга чакырдык. Хәзер ул безнең командада эшли! Искиткеч талант иясе! Мин бик шат! – дип сөйләп үткән Гөлназ.

Бу егет Әлфис Кәримов булып чыккан. Бу сезонда ул Асаева белән бергә эшләячәк.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-07/ber-egetk-tap-buldym-4377463

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле