Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова мәрхүм булган туганнарына багышлап Интернет челтәрендә пост бастырган.
Анда ул болай дип язып калдырган:
“Соңгы көннәрдә гел күңелем тулып елыйсы килеп йөри иде… Әти, әни, апай төшкә керәләр. Мәрхүмнәр төшкә керсә, нидер әйтергә телиләр, диләр бит. Күңелдә ниндидер бушлык. Җанымны кая куярга белмим.
Һәм миңа бүген безнең команданың видеографы аларга багышланган видео эшләп җибәрде. Менә туйганчы еладым. Җиңел булып китте”, – дип язып калдырган ул.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-11/ti-ni-apay-t-shk-ker-4383577 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

