Башкортстанның Белорет районында 3 бала ятим калган. Аларның ата-анасы янгында һәлак булган.
Ломовка авылында агач йорт янган. Өйдә 5 кеше булган. 6, 9 һәм 16 яшьлек балалар тәрзәдән чыгып котылган. Кызганычка, әти белән әни кеше янгыннан чыга алмаган. Аларның мәетләрен янгын сүндерүчеләр тапкан.
Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://www.bashinform.ru/news/law/2025-09-13/v-bashkirii-v-pozhare-pogibli-roditeli-mnogodetnoy-semi-4386295 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

