Блогер Лесная (Олеся Дмитриева) Ришат Төхвәтуллинның хатыны, җырчы Алия Төхвәтуллинадан белән интервью алган. Әңгәмәдә Алия ире, гаиләсе, социаль челтәрдәге сәер язылучылары, татар эстрадасы һәм шәхси планнары турында сөйләде.
-Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыкмаган булсаң, популяр булыр идеңме?
-Белмим, бәлки… Мин бит барыбер Ришатның концертларында танылдым. Язылучыларым өстәлде. Шундый ук нык популяр булмас та идем, дип уйлыйм.
-Эстрадада дус дип кемне саныйсың?
-Бик якын аралашабыз Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Искәндәр Вәлиев, Марат Яруллин белән.
-Мин бер артистан ишеткән идем: имештер, эстрадада дус булып булмый, чөнки анда бөтенесе дә конкурент, дип. Син килешәсеңме?
-Ул – кешедән тора. Төрле жанрда, төрле тембрлы тавышлы булу – ул бик әйбәт. Шулай булырга тиеш тә ул, миңа калса.
-Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме?
-Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры… Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.
-Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?
-Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык.
-Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?
-Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә – тырнак ясатырга, макияжга – Ришаттан сорарга кыенсынам…
-Композитор Игорь Крутой «Новая волна» фестивалендә, татар җырчылары әле чыгыш ясарга әзер түгел, дигән фикер белдерде.
-Ул бит музыкаль мәйданчыкларда безнең һәрбер популяр җырчыларның җырларын тыңлап утырмаган. Ул белми генә.
-Балагыз белән видеолар астына «күрсәтмисез» дип язалар һаман да.
-Кешеләр арасында миңа «күрсәт инде миңа гына, җибәр инде балаңны, карыйм әле Алимның йөзенә» дип язучылар бар. Сәламәт булмаган кызыксыну бу. Минем дә, Ришатның да күрсәтәсебез килми.
-Киләчәктә кайсы җиреңә пластик операция ясатачаксың?
-Әле Алимны имезәм, шуңа күрә ясатырга да ярамый.
-Күкрәкләр ясатасың килмиме соң?
-3 балабыз булса, әйе.
-Өч бала телисең?
-Телибез, әйе.
-Синең өчен эстрададагы 3 ТОП артист?
-Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aliya-toxvatullina-ire-risat-turynda-abyuzer-dip-aitmas-idem-amma-xaraktery-5875431 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

