“Иренә миллек яфрагы кебек ябышкан…”

Телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова, һәрвакыттагыча,  усалларга достойный җавап биргән.

«Куприяновка, ирләр күрмәгәндәй, мунча себеркесе яфрагы сыман ябышкан. Үзе карт булгач, яшьләргә карар дип курка микәнни?», «Әмма Максимның реакциясе – нуль», – дип комментарий калдырганнар алар икесе талгын көйгә биегән видеога карата.

«Кызлар, нинди курку ул сездә?! Мондый уйлар белән яшәргә ярамый. Ник ул мине ташларга тиеш? Мин – әйберме? Ул – минем тормышым һәм балалары тормышы өчен җаваплы кеше. Ул башсыз, күңел ачып йөрүче, «бер җире» белән генә уйлаучы кеше түгел!

Шуны аңлагыз: матурлык, яшьлек, акча өчен генә яратмыйлар… Әгәр сез шуның өчен ярата дип уйлыйсыз икән, мин сезне кызганам. Әмма чын мәхәббәт ул – башка! Әгәр нәрсә өчендер яраталар икән, бу – мәхәббәт түгел, ә «расчет».

Ул мине элекке иремнән калган бурычларым белән хатын итеп алды. Ул аның барлык бурычларын түләп бетерде. Бурычлар өчен минем машинамны тартып алганнар иде, аны кайтарды.

Ул мине нинди генә халәттә һәм кыяфәттә күрмәде. 85 кг да булдым, бала тапканнан соң корсагым да калды, башымда «карга оясы»н да күрде, чөнки кесарев кисеме белән бала тапканнан соң юа алмадым, ярты битемә чыккан герпес белән дә күрде, ул вакытта мин көзгегә карарга да курка идем, ә ул мине кочаклады һәм үпте!

Ул мине беркайчан да «бала тапканнан соң корсагың зур», яки «имезгәннән соң күкрәкләрең асылынган» дип гаепләмәде, киресенчә, һәрвакыт мине мактап торды.

Сәламәтлегемне тикшерүләрдән соң нәтиҗәләрне миңа караганда да ныграк борчылып көтә. Күптән түгел, УЗИ ясатканнан соң, калкансыман биздә төер булуы ачыкланды. Ул төне буе борчылып чыкты, мин аның кочаклавыннан, өстемә юрган ябуыннан биш тапкыр уяндым.

Дөресен әйткәндә, мин аңа мунча себеркесе яфрагы кебек ябыштым, чөнки аңа шулай ошый. Ышанмассыз, без өйдә дә шулай. Менә 15 ел инде.

Мине югалтудан ул курыксын, кечкенә ике бала белән ул кемгә кирәк?» – дип, ир белән хатын мәхәббәтен исбатларга тырышкан ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-15/iren-millek-yafragy-kebek-yabyshkan-4389243

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле