Зәмирә ни өчен Казанны сайлаган?

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап бирде.

«Ничек Казанга килеп чыктыгыз? Нигә Уфаны сайламадыгыз?» – дигән сорауга ул болай ди:

«Без балачактан Казан телевидениесен карап үстек. Татар спектакльләрендә тәрбияләндек. Минем бик тә Казанга китәсем килә иде. Узган гасырның 90нчы еллары, болгавыр заман, әни җибәрмәде. Чаллыда апалар яши, шунда озатты. Укып чык, аннары теләсә нәрсә эшлә, диде. Чаллыда педагогика институтын бетергәч, район гәзитендә 2 ай эшләп, 2000 сум акча эшләдем дә килдем Казанга», – дигән ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-19/z-mir-ni-chen-kazanny-saylagan-4395254

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле