Татарстанда +2 градуска кадәр суытачак. Кайчан?

Бу атнада Татарстанда әбиләр чуагының соңгы көннәре булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Бүген республикада кояшлы һава көтелә, һава +23 градуска кадәр җылыначак. Чәршәмбедән җәй белән саубуллашырга була», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның фаразы буенча, чәршәмбе көнне республикага салкын атмосфера фронты керә, аның тәэсире астында көндез температура +10…+13 градустан югары күтәрелмәячәк.

«Пәнҗешәмбе көнне, 25 сентябрьдә, иртән +7 градус, ә көндез +9…++12 градус булыр дип фаразлана. Җомга көнне көндез һава +7…+10 градуска кадәр җылыначак. Башкача әйткәндә, берничә көн эчендә республика июльдән октябрьгә күчәчәк, чөнки мондый температура күрсәткечләре нәкъ менә көзнең икенче аена хас», – дип билгеләде ул.

Ял көннәрендә салкын үзенең иң югары ноктасына җитәчәк, дип кисәтте спикер.

«Төнлә һава +2…+5 градуска кадәр суыначак, ә көндез температуры +9 градустан югары күтәрелмәячәк», – дип йомгаклады синоптик.

ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-bu-atnada-tatarstanda-2-graduska-kadar-suyk-bulacak-5911420

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле