Илгиз Абдракиповның якын кешесе вафат

Җырчы Вәсилә Фәттахованың гаиләсенә кайгы килгән. Аның ире, танылган  продюсер Илгиз Абдракиповның  әтисе – Вәсиләнең кайнатасы вафат булган.

«Әтием… Минем әтием Абдракипов Фәнүз Гиндулла улы арабыздан китте (17.09.1957 – 19.09.2025). Безгә терәк булган, ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт. Тыныч йокла, әти. Урының оҗмахта булсын. Авыр туфракларың җиңел булсын», – дип хәбәр итә Илгиз үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/09/183345/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле