Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ну давай, сора» рубрикасындагы сорауларга һәм теләкләргә җавап бирде.
-Сезнең балаларыгыз бармы?
-Бердәнбер улым – Нариман.
-Сораулар юк, сезне һәм командагызны яратам. Тотып карыйсы килә.
-Килегез концертка. Чыгыгыз сәхнәгә. Кочаклашыйк!
-Кайчан чыгасың син кияүгә, юкмени берәрсе шунда?
-Сүгенергә ярамый бит кызларга. Ә бүтәнчә аңлата алмыйм!
-Ә ничә яшьтә сез кияүгә чыктыгыз?
-Ну ничек инде… Кияүгә… 20 яшьтә бергә яши башладык. Рәсми төстә кияүдә булмадым. Ләкин 13 ел бергә яшәдек. Яраттым!!!
-Ничек үз көчеңә ышанган зат булырга?
-Үз-үзеңә ышаныч «миңа беркем дә ярдәм итмәячәк» дигән чакта килеп чыга.
-Сергей Тихонов нихәлләрдә, ник китәргә булды төркемнән, яше дә бар шул.
-Һәркемнең үз сәбәбе. Кайсының – «возраст», кемнең – сәламәтлеге, берәүнең – шәхси тормышы, икенчегә тыныч эш кирәк, икенче берсе үз эшен башларга ният кылган. Бу – гадәти күренеш! Алар гастроль тормышыннан китә, ләкин минекеннән түгел. Без күрешәбез һәм аралашуны дәвам итәбез. Гастрольләр – ул катлаулы һәм авыр! Һәм мин моны аңлыйм. Мин һәркемгә рәхмәтлемен! Без, бергәләп, бу җиңел булмаган һәм озын юлны үттек.
-Көндәлек киемнәрегезне каян да булса сатып аласызмы яисә дизайнер белән тектерәсезме?
-90 процент махсус минем өчен тегелгән киемнәр. Хәтта көндәлек киемнәр дә. Эчке киемнәрдән алып пальто, туннарга кадәр. Бу – минем чирем (көлә).
-Сезнең характерда берәр нинди минус бармы?
-Бер зур минус бар! Яратсам – ныклап яратам! Бу бөтен әйбергә дә кагыла (шәхси тормыш, дуслар, коллегалар, эш һәм башкалар). Башта мин кешеләрне ярата башлыйм, үземә якынайтам, ә аннары шушы эшләрем өчен «төшә» башлый! Мин үземне тиргим, аннан соң яңадан хаталанам. Бу – бер мин генә яхшы, дигән сүз түгел. Бу – мин күпне көтәм, дигәнне аңлата! Үзем гаепле.
-Беренче эшегез нинди иде?
-16 яшьтән кибетләр рәсмиләштерә идем, чигү чигеп тә саттым, тамада булып йөрдем, банкетларда җырладым, подъездлар да юдым… Соңрак секретарь, завсклад, журналист булып, газета-журналларга рәсем ясаучы булып та эшләдем. Төрлесе булды инде…
-Сез бирер иң яхшы киңәш?
-Сиңа нәрсә кирәген беркем дә белми! Үзеңә хыянәт итмә, башка кемгәдер ярарга тырышып. Үзеңнең күңелеңне кимсетмә!
-Ничек бирешмәскә? Инде көч-хәл булмаган чакта да.
Ходай Тәгалә синең үсешеңне теләгәндә – сине өметсезлек халәтенә кадәр җиткерәчәкләр. Моңа түзәргә кирәк! Сине калтырата, чөнки тормышыңа зур бәхет бәреп керә.
-Сездә винирлармы?
-Әйе!
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-podezd-yuyp-akca-eslaven-kaican-kiyauga-cygacagyn-aitte-5875599 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

