Татарстанда фаҗига: ике кеше янып үлгән

Кичә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Восход-1» бакчачылык ширкәтендәге бакчада янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр 30 квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгын урынында ике кешенең мәетләре табылган. Һәлак булганнарның шәхесләре һәм янгынның сәбәбе ачыклана.

Фаҗига урынына Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Гөлинә Хәйруллина да барган.

ЧЫГАНАК:https://tatar-inform.tatar/news/tukai-raionynda-yangynda-ike-kese-halak-bulgan-5911776

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле