Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә үз төркемендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте: быел аның музыканты, гитарист Сергей Тихонов киткән.
20 ел бергә эшләгән, бергәләп илнең барлык почмакларын айкаган музыкантының китү сәбәбен Илсөя үзе әйтте:
– Китү сәбәпләре – һәркемнең үзенчә. Кемнеңдер яше бар, кемнеңдер саулыгы әллә кем түгел, кемдер шәхси тормышын кора, ә кемдер тынычрак эш эзли. Нормаль хәл! Алар минем тормыштан түгел, бәлки гастрольле тормыштан китә. Без алар белән очрашабыз, аралашабыз. Гастроль – бик авыр әйбер, мин аларны аңлыйм! Һәркайсына рәхмәтлемен. Без алар белән катлаулы юл уздык, – ди Илсөя Бәдретдинова. Моннан тыш быел җырчы төркеменнән тамашачыларның иң яраткан музыкантларыннан берсе – якут кызы Айсхана киткән иде.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/10/184426/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

