Иртән йокыдан торуга, ач карынга лимонлы бер стакан су эчү организмны каһвәдән дә яхшырак уятып җибәрергә мөмкин. Медицина фәннәре кандидаты, диетология өлкәсендәге белгеч, эстетик медицина клиникасы директоры Маргарита Королева “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Белгеч әйтүенчә, лимон йокыдан уянганнан соң организмда кислота микъдарын тиешле баланска китерергә ярдәм итә һәм ашкайнату эшчәнлеген көйләп җибәрә. Аның фикеренчә, мондый эчемлек табигый энергетик кебек тәэсир итә: кәефне яхшыртып, организмны эшкә әзерли. Шуңа күрә диетолог һәр көн саен иртән лимонлы су эчәргә киңәш иткән. Аның әйтүенчә, кофеинсыз гына организмны тулысынча уятып җибәрүнең иң гади һәм иң яхшы ысулы бу.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/184477/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

