Ринат Рахматуллин хатыны: «Ир-ат беренче урында булырга тиеш, аннары – бала»

Җырчы Ринат Рахматуллин яшь хатыны Динара белән блогер Равил Закиров алып бара торган тапшыруда катнашкан.

«Беренче чиратта, сине яратып, хөрмәт итеп, ярдәм итеп тора торган ирең булырга тиеш. Икенче чиратта – бала. Ничек дип әйтим, бала бит ул үсә дә китә, ә кырыеңда ир кала. Хатын-кыз өчен беренче чиратта, үзе, ире, аннары – бала. Хатын-кыз «бала» дип яши. Әмма барыбер хатын-кыз ир-ат белән яратылган», – дип фикерен белдерә Динара.

Аны алып баручы да хуплап куя. Комментарий калдыручылар ике төркемгә бүленгән. «Зирәк сүзләр», «100 процентка килешәм», «Молодец, дөрес фикер йөртәсең», «Ринат синең сүзләреңнән эреп утыра инде», – дип язалар.

«Каты бәгырьле кешенең беренче чиратта – ир», «Ир кайгысы итәктә, бала кайгысы йөрәктә, диләр», «Кайвакытта ирләр сиңа гына карап тормый шул, ә балалар әнине ташламый», кебек комментарийлар да бар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullinnyn-xatyny-ir-at-berence-urynda-bulyrga-ties-annary-bala-5875783

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле