“Ул исә, миңа шалтыратып, мине сагынуы турында сөйли…”
Миннән ирем китте. Сөяркәсе янына китте.
Без шәһәрдә яшибез. Бер айга командировкага китәм, дигән иде, ә командировка күрше кварталда икән.
Без аның белән телефоннан сөйләшкәндә онытылып китеп, анда ничек салкын икәнен сөйли башлады. Бу вакытта мин аны машинадан карап утыра идем, ә ул тукталышта басып тора, маршрутка көтә. Аннары мин ул яшәгән йортны ачыкладым һәм аны бер хатын-кыз белән күрдем. Мин берни дә белмәмешкә салыштым, балаларга да әлегә әйтмәдем. Финанс яктан аннан башка да яши алам инде, югыйсә.
Кыскасы, мин һаман шок хәлендә. Ничек ул шулай ялганлый ала? Шалтырата да эш турында сөйли, ничек яратуы, ничек сагынуы турында әйтә. Мин инде елап туйдым, аерылышырга документларны тапшырдым. Аның ялганын ничек матур итеп ачарга икән?
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-07/komandirovkada-gy-iremne-tuktalyshta-k-rdem-4417987
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

