Яңа ел чорында беркайчан да булмаганча ял итәчәкбез!

-- Лейла

Быел кышкы яллар бик озын булачак…  

2026 елда Яңа ел бәйрәмнәрендәге ял көннәре күп еллар эчендә беренче тапкыр 12 көн дәвам итәчәк. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.
“Миңа калса, кыш көне 12 көннән дә озынрак ял булмады. Без гадәттәгечә соңгы елларда 31 декабрьне ял көннәрен күчерү ярдәмендә ял көне итәргә тырышабыз”, — дип белдерде ул.
Министр 3 һәм 4 гыйнварның ял көннәренә туры киләчәген билгели, шуңа күрә аларны 2026 елның 9 гыйнварына һәм 31 декабренә күчергәннәр.

26 сентябрьдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин 2026 елда бәйрәм һәм ял көннәре календарен раслады. Шул рәвешле, русиялеләр 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 12 көн ял итәчәк.

Киләсе яллар 21 февральдә башланачак һәм 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары гражданнарны 7-9 март көннәрендә узачак бәйрәмнәр көтә.

Озын яллар майда да көтелә — 1-3, шулай ук 9-11 майда. Аннары русиялеләр тагын өч көн ял итәчәк — 12 июньнән 14 июньгә кадәр. 4 ноябрь һәм 31 декабрь көннәрендә дә Русиядә бәйрәм көннәре узачак.

Шул ук вакытта Яңа ел каникулларын биш көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим ителгән иде. Гыйнварда Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Бадма Башанкаев Яңа ел каникулларын кыскартырга тәкъдим итте. Депутат моны гражданнарның сәламәтлеге турында кайгырту белән аңлатты. Парламентарий сүзләренчә, 31 декабрьдән җәрәхәтләр саны арта.
“Безнең барлык коллегаларыбызга озайлы яллардан соң холециститлар, панкреатитлар, тәмле майлы ризыклар куллану сәбәпле төрле авыруларның кискенләшүләр белән киләләр», — дип белдерде Бадма Башанкаев.

Депутат озын ялларны «медицина күрсәтмәләре буенча» максатка ярашлы түгел дип атады. Аның сүзләренчә, өч көннән биш көнгә кадәр ял итү яхшырак, «бер тапкыр шулкадәр ял иткәннән соң кешеләр ничек эшләргә икәнен оныталар» икән…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-10-08/ya-a-el-chorynda-berkaychan-da-bulmagancha-yal-it-ch-kbez-4418879

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле