“Бу хәлләргә түзәрлегем калмады”.
“Һәрвакыт кочаклашып утырып булмый, түз. Кайнанам гына түгел, әнием дә 16 ел шулай дип үгетләп килде. Ирем бик кызу, кырыс, акчаны да үзе тота, кеше алдында, “сыер”, “чучка” дип мыскыл итә. Өйләнешкәндә дә дусларына: “Әйбәт кыз, но склонна к полноте” дип әйткәнен ишеткән идем. Ул чакта игътибар бирмәгәнмен.
Еллар үтә бара мин генә яратканымны аңладым. “Аерылам”, дип елаганда әни белән кайнана тотты. Ә хәзер аның икенче хатынга йөргәнен белдем. Телефонындагы смсларын күрү нык кыен булды. “Самая прекрасная девушка, впервые влюбился” дип яза. Миңа беркайчан да аның андый сүзләр әйткәне юк. Ике баласын да күрми, мине дә кешегә санамый, егет булып йөри. Ә кайнана: “Түз, үзе разводка бирми бит, үтә ул”, – ди. Ничек түзәсең ул хәлгә, кем түзә алыр?”
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-10/baianam-aerylmaska-kusha-4422189
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

