9 яшьлек малай идарә иткән квадроцикл каплангач, 7 яшьлек энесе үлгән

Шимбә көнне Баулы районында 7 яшьлек малай авариядә үлә. Бала 9 яшьлек абыйсы белән квадроциклда була. 

Фаҗига Исергәп авылы янында була. Квадроцикл белән 9 яшьлек малай идарә итә. Ул идарәсен югалта, квадроцикл әйләнеп каплана, һәм 7 яшьлек энесе һәлак була, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/rebenok-za-rulem-kvadrocikla-popal-v-dtp-ego-7-letnii-brat-passazir-pogib-6002566

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле