Бу хуш исле үләннең бик күп авырулардан дәвасы тия.
Лаванданың организм өчен файдасы борынгы заманнан ук билгеле. Үсемлек күп кенә авыруларны дәвалау өчен ныгыту чарасы буларак кулланылган. Химик составы бай булганга, лаванданың авыртуны баса, бәвелне куа, иммунитетны ныгыта, тынычландыра торган көче бар.
Шулай ук лавандалы препаратлар организмга ялкынсынуга һәм көзән җыеруга каршы яхшы тәэсир итә. Препарат канны сыекландыра, баш мие кан әйләнешен яхшырта, йөрәк ритмын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, холестерин бляшкалары барлыкка килүенә комачаулый. Лавандалы чәй ашказаны эшчәнлеген нормальләштерүгә, үзәк көю, күңел болгану симптомнарын бетерүгә ярдәм итә.
Иң мөһиме, бу үлән кәефне күтәрергә, стрессны бетерергә, йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Тәмле исле эфир майлары кушылган ванна кереп чыгу да яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде йокы бүлмәгезгә аромалампа куеп, сулар һавагызны лаванда исләре белән тутырсагыз, татлы йокыга киткәнегезне дә сизмәссез.
Көзен көннәр коры торганда лаванданы кышкылыкка әзерләп кую яхшырак булачак. Төбен йомшартып, йомшак су сибәргә, төбенә бер уч калимагнезия сибеп чыгарга кирәк. Бер чиләк суга бер стакан көл кушып, яхшылап болгатырга һәм үсемлек төбенә сибәргә киңәш ителә. Суыклар башланыр алдыннан, җирдән 15 сантиметр калдырып, лаванданың ботакларын кисеп алырга кирәк. Төбенә торф яисә нарат, чыршы энәләре салыгыз. Шулай эшләгәндә, алдагы язга хуш исле үлән тагын да матурланып, сезне сөендерәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-10/lavandany-kyshkylykka-nichek-zerl-rg-4422904
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

