13 октябрьдә Башкортстанның Туймазы районындагы коточкыч авария теркәлә. Нәтиҗәдә өч кешенең гомере өзелә.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, «Урал» М-5 трассасында «Дэу Нексия» руле артындагы 25 яшьлек кыз «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән.
“Көчле бәрелүдән җиңел автомобиль юл читенә очып төшкән, аннары янып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Дэу“ йөртүчесе һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгәннәр», — дип ачыклык кертте төбәкнең ГАИ җитәкчесе Владимир Севастьянов.
Һәлак булганнарның берсе – бала.
Баш дәүләт автоинспекторы автоавария хәл-шартларын ачыклау өчен урынга чыккан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-13/ch-keshe-lak-bulgan-4425178
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

