Ишекләр артында җен торганмы?

-- Лейла

 Бу дөньяда гади кешеләр генә түгел, галимнәр дә аңлата алмаган хәл-вакыйгалар, гадәттән тыш күренешләр бик күп шул әле.

Ике очракта да ишек артында кемдерме, нәрсәдерме булган, ләкин аларның кем-нәрсә икәнлеген бу кешеләрнең берсе дә ачыклый яисә аңлата да, аңлый да алмаган. Бу дөньяда гади кешеләр генә түгел, галимнәр дә аңлата алмаган хәл-вакыйгалар, гадәттән тыш күренешләр бик күп шул әле.

Кемдер ачтырмады…

Бер дустым җәй көне түгәрәк туган көнен дачасында үткә­рергә булды, безне дә шунда чакырды. Анда машинада барганда юлны аркылы кисеп чыккан кара песи маҗарасы турында сөйләп тә тормыйм, миңа икенчесе кызыклырак кебек.

Шулай итеп, бик шәп утырдык. Ну әйбәт утырдык… Ахырда исем өчен генә чакырылып та оялмыйча килгәннәр – кайтып китәргә җыена, якынрак дуслары йокларга ятарга әзерләнә башлады. Мин, түземлегем җитмә­гәнлектән, кунакларның оятсызракларын һәм һаман да кайтырга җыенмаганнарын үзем озата чыктым да, урамнан керүемә верандада барысының да мәҗлес тәэсирендә кайсы кайда тәгәрәшеп ятуын күрдем. Үзем дә арыган идем инде, йокы басып килә…

Миңа урын өйдә җәелгән иде. Хәзер керәм дә ятам, дип, ишекне тартсам, ачылмый. Коргаксыгандыр, бакчага күптән кеше килмәгән. Тагын тартам. Чак кына ачылгандай итә дә кабат ябыла, димәк, эчтән кемдер тотып, тартып тора. Ә дустым ул ишекне бервакытта да, үзе ике-өч көнгә кайтып киткәндә дә, бикләми иде. Бүген салмыш баштан бикләп куйганмы әллә?

Бераз басып тордым да, чыгып, бакча тәрәзәсен шакып карарга булдым. Эчке яктан үземә карата мыгырдану аша әйтелгән нинди генә сүзләр ишетмәдем: миннән дә кабахәт кеше бу дөньяда юк икән! “Ишек ачык бит, хайван!” дигәч, тагын болдырга юнәлдем. Бу юлы ишек үзеннән-үзе ачылып китте! Үземә диелгән диванда бераз аптырап утырганнан соң бөтен дөньясына рәхмәт әйтеп йокларга яттым…

Иртән шулай да ишекне карап килергә булдым, чөнки, никадәр генә арыган булсам да, мин дустымны башкалар кебек үбә-үбә котлау дәрәҗәсенә җитмәгәнлегемне белә идем. Ә эчке келә, тутыккан булса да, нык иде әле. Әгәр мин кичтән нык итеп тарткан булсам, аның тутыгы булса да кырылыр иде, димәк, кемдер тотып торган…

“Ач, кирәгеңне бирәм!”

Дустымның сеңлесен мәктәп­кә барганда машина бәрдереп үтерде. Аны җирләү мәшәкать­ләрендә ярдәмләшеп, өч көн-төн буе чаптым, чөнки дустым да, әнисе дә үзләре ярдәмгә мохтаҗ иде әле. Эт булып арып, кайтып аудым.

Йоклап китеп кенә барганда ишек кыңгыравы шалтырады. Тормыйм. Һаман шалтыраталар. Кайвакыт куна килүче икенче бер дустымдыр дип уйлап, торырга мәҗбүр булдым. Ишек­нең йозагын ачар алдыннан мине нәрсәдер туктатты. “Кем бар?” дип соравыма таныш булмаган тавыш ишеттем, әллә ир, әллә хатын-кыз, әллә бала тавышы – аңлашылмый: “Ач!” Тагын сорыйм, җавап шул ук: “Ач!”

Шулчак ул ишек астына типте, аннары аны тарткалый башлады. Аптырагач: “Хәзер ачам да кирәгеңне бирәм!” – дип кычкырдым. Болай дип җавап­лавым, бәлки, көчәя баручы куркуымны бераз булса да басарга тырышудан гына әйтелгәндер. “Ач!” дип, бу юлы инде тупас ирләр тавышы яңгырады.

Шуннан соң ишектәге “күз­дән” коридорга караш ташладым. Ләкин анда караңгы иде, әйтерсең лә утны сүндергәннәр, я булмаса “күзне” кемдер учы белән каплаган. Монысы инде миңа бөтенләй ошамады. “Ачмыйм! – дидем. – Шалтыратуыгызны туктатмасагыз, хәзер полиция чакыртам!” Шуннан соң ишек артында бала-чаганыкы дип әйтерлек яңгыравык көлү тавышы ишетелде, аннары теге тупас тавыш: “Полиция сиңа ярдәм итмәячәк!” – дип куйды.

Әлеге сүзләрне ишеткәч, мин тагын да ныграк куркуга калырга тиеш идем кебек, ләкин ачуым кабарып китте. Ничә көн җирләү мәшәкатьләре белән йөреп, андагы кайгы-хәсрәтләрне күреп, хисләр дә тупасланган иде, күрәсең. Шуңа мин аш бүлмә­сенә атылып кына кердем дә, кухня балтасын эләктереп алып, тегеләрнең кирәген бирергә ишекне ача башладым. Инде ачып бетердем дигәндә генә коридордан шатлыклы пышылдау ишетелде: “Ул ача-а!” Кулым ачкычны соңгы тапкыр борганда гына тукталып калды, шул мизгелдә үк ишеккә коточкыч көч белән китереп типтеләр! Шуннан соң мин ачарга өлгергән йозакларны тиз генә яңадан бикли башладым. Ишек артында кемдер өмете өзелүдән ыңгырашып җибәрде!

“Кем генә булсагыз да, мине, зинһар, тынычлыкта калдырыгыз! Я Хода, миңа бүген күргәннәрем дә артыгы белән җиткән! Болай да аякларымда көчкә басып торам!” – дидем мин, ишеккә мөрәҗәгать итеп. Коридорда кызган күмерләргә су сипкән кебек чыжылдау тавышы ишетелде. Шуннан соң ун минут чамасы мин әле ишек яңагына сөялеп, тыңлап тордым: коридорда сөйләшкән, пышылдашкан, шыбырдаган-чыелдаган тавышлар башкача ишетелмәде. Бик нык арыган идем, шуңа, бернәрсә дә ачыклап тормастан, йокларга киттем. Шулай да ишек өстенә дога элеп куярга иренмәдем, зыян итмәс.

Әлеге төннән соң бик күп вакытлар үтте инде. Ләкин күңе­лемә бер сорау һаман да тынгылык бирми: мәрхүмә баланы җирләп кайткан көнне минем янга кем-нәрсә килде икән соң?

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/serial/2025-10-13/ishekl-r-artynda-en-torganmy-4425137

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле