“Ул бала миңа онык түгел!”

Көчемне һәм акчамны чит балага сарыф итәргә теләмим.

Олы улымның башы эшләп җитмәде – баласы булган хатынга өйләнде. Бу вакытта балага 2 яшь иде. Без хатыным белән аны үгетләргә тырышып карадык, ашыкмаска кирәк, дидек, ләкин мәхәббәтнең явыз нәрсә икәнен һәркайсыбыз аңлый инде. Беркемне дә тыңламады, барыбер өйләнде.

Туйга акчалата да, оештыру белән дә булыштык. Хәтта фатир белән дә ярдәм иттек – беренче взнос өчен өлеш керттек. Киленнең әти-әнисе дә нәрсәдер өстәде. Ярар, инде мөһим түгел.

Хәзер безнең үзебезнең онык туды. Аңа дүрт ай, һәм без хатыным белән аны бик яратабыз. Ял көннәрендә аны үз яныбызга алабыз: яшьләр ял итсен, күңел ачсын, бергә вакыт уздырсын. Ләкин килен үзгәреп китте. Әгәр дә без оныгыбызны кунакка алып китәбез икән, аның беренче баласын да алдыртырга тырыша. Гафу итегез, ләкин мин аңламыйм — ни өчен? Ул бит безнең онык түгел! Киленнең үз әнисе һәм әтисе бар, баланың әтисенең дә әти-әнисе бар. Оныклары белән алар шөгыльләнсен!

Мин бу баланың безгә “картәти, картәни” дип эндәшүенә дә каршы. Киленебез үзебезнең оныкка бүләк бирүебезгә, ә аның олы кызына берни дә алмаганга үпкәли. Ни өчен без ят балага нәрсәдер бүләк итәргә тиеш?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-14/ul-bala-mi-a-onyk-t-gel-4427150

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле