Вадим Захаров: «Мондый хәл булганы юк иде…»

Җырчы Вадим Захаровның Теләче якларындагы концерты төнгә хәтле сузылган. Чөнки Теләче тамашачысы концерт беткәч тә кайтып китмәгән. Вадим Захаровка «Без яраткан ярлар»ны да, «Шәфкать туташы»н да тамашачылар соравы буенча кат-кат җырларга туры килгән.

«Әле мондый хәлнең булганы юк иде. Вот Теләче тамашачысы – ут! Бик җылы кабул иттеләр. Тамашачылар шундый күңелле, дәртле иде. Концерт беткәч тә: «Әйдә тагын берне, «Без яраткан ярлар»ны, – дип сорадылар. Утырдык та тагын җырлар башкардык», – дип яза Вадим үзенең сәхифәсендә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/vadim-zaxarov-mondyi-xal-bulgany-yuk-ide-5875987

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле