«Вип-артист» продюсерлык үзәге җырчы Ләйлә Галиева белән экспресс-әңгәмә корган. Алар җырчыдан шәхси тормышы һәм рухи халәте турында сорашкан.
– Күп кенә хатын-кызлар сиңа карый һәм илһам ала. Син тормышыңдагы авырлыкларны лаеклы үтә алдың. Башкаларга нинди киңәш бирерсең? – дигән сорау да биргәннәр аңа.
– Элек бит безнең әти-әниләр, тормыш көткәндә түзәргә кирәк, хатын-кыз шундый булырга, мондый булырга тиеш, дип өйрәнгән. Андый заманалар узды. Хәзер – психология, үзеңне ярату заманы. Бер тапкыр яшибез. Шушы хакыйкатьне мин күптән түгел генә аңладым. Шушы яшәгән вакытта берсеннән дә ямьсез сүзләр ишетәсе килми, үзеңне кыерсыттырырга ярамый. Менә шуны аңладым да тулысынча үзгәрдем. Үземне ярата башладым. Үзем өчен киенәм, үзем өчен бизәнәм, – дигән ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-16/ber-tapkyr-yashibez-4428855
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

