Җырчының үз кием бренды булуын белә идегезме?
Ришат Төхвәтуллин “Казанферст” хәбәрчесе белән әңгәмә корган. Анда ул үз кием бренды турында да сөйләгән.
– Сез – зур аудиторияле блогер, бизнесмен, Сезнең үз кием брендыгыз бар. Бәлки, Сезнең тамашачы белмәгән тагын берәр нәрсәгез бардыр? Артист булудан тыш, Ришат Төхвәтуллин кем ул?
– Әйе, минем үз кием брендым бар: быел без бик күп әйберләр саттык — ихтыяҗ шулкадәр зур булып чыкты ки, күп кенә клиентлар берничә тапкыр заказ бирде. Безнең үзенчәлегебез шунда: без премиум-сегментның сыйфатлы материаллары белән генә эшлибез һәм шәхси тегү тәкъдим итәбез: клиентлар безгә үз үлчәмнәрен җибәрә, һәм без махсус алар өчен эшләнмәләр ясыйбыз.
Якын арада татар орнаменты белән милли коллекция чыгарырга планлаштырам. Ул барлык яшьтәгеләр өчен дә булачак — ата-аналар өчен дә, яшьләр өчен дә. Быел без заказлар агымын һәрвакытта да үти алмадык, әмма киләчәктә бу юнәлештә үсәргә, кешеләр безгә ышансын өчен сыйфатлы эшләргә ниятлибез.
Шулай ук, сез билгеләп үткәнчә, мин блогер – социаль челтәрләрдә үз тормышым, хәзер нәрсә өстендә эшләвем турында сөйлим. Спортка вакыт бүлеп куям. Мөгаен, шушылардыр, башка берни белән дә шөгыльләнмим, – дигән ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-15/bezne-zench-legebez-bar-4428665
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

