Аңа Бедрос Филипповичтан нәрсә калган соң?
58 яшьлек Филипп Киркоров әтисенең мирасына хокукларыннан файдаланмаска карар кылган. Бу хакта «Московский комсомолец» хәбәр итә.
Бедрос Киркоровның үлеменнән соң ярты ел узды инде, аның туганнары васыятьнамә эшен ачу башлангычы белән чыга алыр иде. Әмма Филипп нотариуска һаман мөрәҗәгать итми.
Адвокат Александр Добровинский музыка поп-короленең гамәлен болай аңлата:
– Бу – Филипп Киркоров карары. Бу – аның шәхси тормышы һәм яраткан әтисе белән мөнәсәбәте. Бедросны искә алу кичәсендә Филипп, минем карашка, иң мөһиме: “Әтиемнең иң зур мирасы — мин үз гомеремдә белгән иң якты һәм иң затлы кешене искә алу ул. Һәм үзеннән соң әти башка бернәрсә дә калдыра алмады”.
Басма, поп-башкаручының әтисенең Болгариядә йорты һәм Мәскәүдә Земляный Валда ике фатиры калган, дип ачыклык кертә.
Исегезгә төшерәбез: Бедрос Киркоров быел 18 мартта 93 яшендә йөрәк туктаудан вафат булды. Артист белән хушлашу 21 мартта Троекурово зиратының матәм залында узды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-10-15/filipp-kirkorov-tisene-mirasynnan-bash-tartkan-4428637
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

