Бу яшелчәнең файдалы яклары турында күптән сөйлиләр. Ә зыяны турында ниләр беләбез соң?
Диетологлар тозлы кәбестәнең кемнәргә зыянлы булуы турында сөйләде.
Белгеч билгеләп үткәнчә, тозлы кәбестәдә ферментация процессында барлыкка килә торган сөт кислотасы бар. Ул С, K, B1, B2, B3, B6 витаминнарына, фолий кислотасы һәм калий, кальций, магний, тимер, цинк һәм марганец кебек минералларга бик бай.
Бу ризык ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, күкрәк, простата һәм үпкә яман шеше үсеше куркынычын киметә, антиоксидантлар ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә һәм организмның иммун системасын да ныгыта.
Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, тозлы кәбестәдә тоз артык күп, шуның аркасында бу ризык бөер авырулары һәм гипертония белән авыручыларга ярап бетми. Сөт кислотасы ашказанының кислоталылыгы югары булганда уңайсызлык тудырырга мөмкин. Кәбестә, шулай ук, кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин, ди белгечләр.
Шулай ук, кислоталар теш эмаленә зыян китерергә мөмкин, ризыкны кулланганнан соң авызны чайкау мөһим, дип кисәтәләр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-16/tozly-k-best-kemn-rg-zyyanly-4429560
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

