Розаларны кайчан капларга?

-- Лейла

Бакча патшабикәсен дөрес тәрбияләүнең җиде сере бар.

Бу уңайдан Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының үсемлекләрне яклау буенча әйдәүче агрономы Мөнәвәрә Сөләйманова киңәшләр бирә.

— Розаларны юкка гына “бакчаның патшабикәсе” дип атамыйлар. Бу чәчәкнең матурлыгын шагыйрьләр дә данлап тора. Әгәр розаны дөрес тәрбияләп, вакытында кисеп, кирәкле ашламалар кертеп торсаң, ул җәй буе, аннары инде көз башына кадәр сезне куандырып торыр. Үз бакчамда мин дә бу чәчәкләрне яратып үстерәм.

Розаны тәрбияләүнең 7 сере бар. Беренчесе — аны кышкылыкка иртә ябарга ярамый. Кайбер бакчачылар бу гөлләрне кырау төшәр алдыннан яба. Бу очракта сез үсемлеккә кышкылыкка әзерләнергә ирек бирмисез, ул һәлак булачаҡ. Күпчелек розалар 10 градускача суыкны җиңел кичерә.

Икенчесе — розаны иртә кисмәгез. Көз башында ук кисү үсемлеккә яңа ботаклар формалаштырырга ирек бирми. Бу чәчәкләрне ноябрь уртасына тиклем кисәргә була. Һава температурасы – 5 градус тирәсендә сакланса, димәк, розаларны кышкылыкка әзерләргә вакыт.

Өченчесе — розаларны суык көнне бөгеп, кышкылыкка япмагыз. Бу очракта сындыру ихтималлыгы арта. Үсемлекне сентябрь уртасыннан җайлап кына җиргә ия башларга кирәк. Ботакларны җиргә салу да аларның черүенә китерүе ихтимал. Башта ылыслы агас ботаклары, пенопласт, я башка берәр әйбер җәеп, розаларны шунда салыгыз. Үсемлекне каплаганда кипкән бөтнек, бәрхет яисә календула чәчәкләренең ботакларын кулланырга мөмкин. Аларның исе үсемлекне кимерүчеләрдән саклаячак.

Дүртенчесе — үсемлекне каплар алдыннан бөтен яфракларын да өзеп алырга кәрәк.

Бишенчесе — розаларны кышка әзерләгәндә кояшлы көн сайлагыз. Аның төбен күмәргә кирәк. Моның өчен торф һәм ком кушылмасы иң отышлысы. Кайбер бакчачылар роза төбенә пычкы чүбе сала. Мин бу ысулдан баш тартырга чакырам, чөнки ул череп, үсемлектә авырулар барлыкка китерүе ихтимал.

Алтынчысы — розаларның тамырын коры яфраклар белән ябарга була, әмма аның үз яфракларын бу очракта файдаланудан баш тартырга кирәк.

Иң соңгысы — розаны полиэтилен яисә рубероид белән капларга ярамый. Бу материалларның астында чәчәк чериячәк. Шуңа үсемлекне ябар өчен “лутрасил” дип аталган материалны кулланырга киңәш итәм.

Розаларны көзен махсус ашламалар белән тукландырсаң, ул әйбәт кышлаячак. Көл, черемәне дә роза чәчәкләре ярата. Авырып китмәсен, дисәгез, роза өчен махсус дарулар бар. Аларны дөрес куллансагыз, авыру таралмас. Тагы да бер сер бар: роза чәчәкләрен ни тиклем ешрак кисеп, букетлар эшләсәгез, аның чәчәкләре күбәеп, сезне гел куандырып торыр.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-16/rozalarny-kaychan-kaplarga-4429093

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле