72 яшендә әни булган

-- Лейла

Безнең заманда 40-45 яшьтә бала тудыру белән инде беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ләкин Һиндстанда яшәүче Далджинер Каур тагын да зуррак рекорд куйган: ул үзенең беренче улын 72 яшендә тудырган.

Бу хәл 2016 елда булган. Хатын-кыз ЭКО процедурасы ярдәмендә балага уза, баланың биологик атасы — аның 80 яшьлек ире.
Шунысы гаҗәп: хатын улын 3 ай дәвамында хәтта имезә алган. Каур соң йөклелекнең үзе аның өчен эзсез узмавын, соңыннан буыннар белән проблемалар һәм арыганлык барлыкка килүен таныган. Әмма мондый гына проблемалар белән 20 яшьлек әниләр дә очрашуын әйткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-17/72-yashend-ni-bulgan-4430532

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле