94 балалы әти

-- Лейла

Һиндстандагы Мизорам штатында дөньяда иң күпсанлы гаиләләрнең берсе яши. Гаилә башлыгының 94 баласы бар! Бу балаларны аның 39 хатыны дөньяга китергән. Шунысы гаҗәп: балалар да, хатыннар да бер зур йортта бергә яши. Өй дүрт каттан һәм 100 бүлмәдән тора.

Бу әтинең исеме — Зиона Чана. Аның инде оныкларының саны да 3 дистәдән артып киткән. Ир-егетнең планнары һаман зур булган! Ул әле ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмавын белдергән булган! Ләкин язмыш башкача хәл иткән — күптән түгел генә 74 яшендә ир вафат булган.

Зиона хөрмәтле һәм танылган шәхес була, гаиләсенең кайгысын хәтта штат министры да уртаклашкан. Бу гаять зур гаиләнең тормышын күрергә дөньяның иң ерак почмакларыннан да килгәннәр. Шуны да билгеләргә кирәк: Чана күпхатынлылыкны гамәлгә кертүчеләрнең лидеры була. Һәм хәзер 400дән артык гаилә аның үрнәге буенча яши.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-17/94-balaly-ti-4430504

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле