Рөстәм Нәбиевның бик кызыклы яңалыгы бар

-- Лейла

Ике миллионлык аудиторияле танылган блогер үзенең «Сила жить» хәйрия фондын булдыру турында белдерде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

“Күптән көтелгән яңалык килеп иреште, мин аңа бик озак бардым. Мине котлый аласыз! Хәзер минем Рөстәм Нәбиев исемендәге «Сила жить» хәйрия фонды бар. Тиздән яхшы эшләр күбрәк булачак”, – дип язган ул.

Блогерны юридик берәмлекләрнең Бердәм дәүләт реестрына гамәлгә куючы һәм оешма җитәкчесе буларак керттеләр.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-10-17/yahshy-eshl-r-k-br-k-bulachak-4430255

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле