Баздагы витаминнар язга кадәр саклансын дисәгез, берничә киңәшкә колак салыгыз.
Кибет киштәләрендәге яшелчә-җимешләргә караганда, үзебезнең баздагы хәзинәбез файдалырак булуын күпләр беләдер. Мәсәлән, бакчада үстергән шалканны гына алыйк. Сирәк очрый торган глюкорафанин элементы күп булу сәбәпле, шалканда шешкә һәм диабетка каршы көчле сыйфат тупланган. Әфлисун, лимон һәм кәбестәгә караганда, шалканда С витамины икеләтә артыграк. Ә фосфор күләме буенча ул редисны һәм ачы торманы күпкә уздыра.
Кеше организмына кирәкле минераль тозларга бай булуы белән дә шалкан бик файдалы яшелчә. Мәсәлән, анда булган күкерт тозлары канны чистарта һәм йогышсызландыра, бөердәге һәм сидек куыгындагы ташларны кисәкләргә тарката. Инфекция вакытында, бронхит һәм тире авыруы булганда да аларның файдасы тия.
Шунысы мөһим, соң утыртылган шалкан файдалы сыйфатларын югалтмыйча базда озак саклана. Аны үстергәндә күләгәрәк урынга утыртып, мул итеп су сибәргә киңәш ителә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-20/b-r-ge-yanyna-shalkan-da-salygyz-4433524
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

