Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдинов белән Әнвәр Нургалиевның уртак концерты узды.
Анда булган кызыклы мизгелләр белән Илсөя Бәдретдинова да уртаклашкан.
«Алып баручы алдан «сәхнәдә – ике секс-символ, тик аларның берсе генә секс, икенчесе символ инде» дигән иде. “Алып баручы Әнвәрне бигрәк мыскыл итте инде. «Символ», – ди. Ярар, яхшыга булсын инде», – ди Салават Фәтхетдинов” – дип яза ул.
Салават абыйның шушы сүзләреннән соң зал егылып көлә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-21/kaysy-simvol-so-monda-4434591
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

