Җырчы Эльмира Сөләйманованың әнисе аның тамашачыларына мөрәҗәгать иткән.
Шушы көннәрдә Татарстанның Аксубай районында популяр җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узган. Әлеге концертта Эльмира Сөләйманованың әнисе дә булган.
Фидания апа Эльмираның социаль челтәрдәге төркемендә әлеге чараны оештырырга ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләре белдерә.
«Хөрмәтле кызымның иҗатын яратучылар! Хәйрия концертын оештырган өчен Нияз Җәләловка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул һәрвакыт шалтыратып хәлемне белешә, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Килгән барлык артистларга зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук алар өчен бик тәмле өстәл әзерләгән барлык пешекчеләргә дә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезгә бу изге-игелекле эшегез өчен меңе белән кайтарсын. Сез хөрмәт белән килдегез һәм кызымны искә алу кичәсен үткәрдегез…
Минем йөрәгем кисәкләргә ярыла. Вакыт дәвалый диләр, ләкин бу алай түгел. Яра елдан-ел тирәнәя бара. Хәтта дошманыма да баласын җирләвен теләмим!!! Кызымны онытмагыз, тыңлагыз, мәңге яшәсен җырлары. Хәзер аңа бездән дога гына кирәк», – дип мөрәҗәгать иткән Фидания ханым.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/elmira-solaimanovanyn-anise-kyzymny-onytmagyz-5876130
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

