Артист тормышының күп вакыты гастрольләрдә үтә. Иркәнең төркеме дә еш сәфәр чыга. Кызы, әнисен бик сагынып булса кирәк, аның Буадагы концертына кайткан.
«Әнинең өйне бик нык сагынуын белә идем. Озак уйлап тормыйча, чәчәкләр һәм электричкага билет алып, концертына юл тоттым. Әнигә кайтачагымны әйтмәдем. Электричкада 3,5 сәгать кайтырга кирәк иде. Мин анда йөрергә бик яратам, кешеләрне күзәтәм. Бик күп кешеләр белән таныштым, матур урыннарны карап бардым, һәм менә мин – тиешле урында!
Концерт башланырга нибары 20 минут калган иде. Әни бизәнеп утыра иде. Мине күреп, аңа шок булды. Бер сүз дә әйтә алмады. Беренче секундларда ул мине танымады да бугай. Аны артык озак тоткарларга ярамаганлыгын беләм. Миллион тапкыр кочаклашабыз. Мин шушы елмаю хакына гына кайтуымны аңлыйм.
Аннан соң әни янә әзерләнә башлады. Ул арада бу көннәрдә булган вакыйгалар турында сөйләшеп алдык. Концерт башланды. Мин әнинең яңа концерт программасын әле беренче тапкыр карыйм. Күземнән яшь ага, миллион төрле хис-тойгылар кичерәм. Менә шундый хәлләр», – дип сөйли Айсылу.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-22/k-zemn-n-yashl-r-aga-4435989
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

