Нинди авыруларны дәвалый? Аны ничек әзерләргә?
Чәй гөмбәсенең файдасы:
ангина, фарингитны дәвалый,
холестеринны киметә,
кан басымын төшерә,
тынычландыра
гастрит, энтероколит, дизентериядән файдасы зур, ашказаны кислоталылыгы югары булганнарга гастриттан бал кушып эчәргә киңәш итәләр
иммунитетны ныгыта
ябыктыра, майларны таркатучы ферментлары бар, матдәләр алмашын җайга сала
үт куыгындагы ташларны тарката
антибиотикларны чыгара
баш авыртуыннан ярдәм итә
геморрой, фурункулез, туберкулез, шешенүдән файдасы зур
чәй гөмбәсе эчемлеге белән көн саен юынсаң, бит тиресе шомара, сафланып китә.
Аны ничек әзерлиләр?
Моның өчен эре яфраклы, кушылмасыз кара чәй (арзанлысы да ярый) кирәк. 3 литрлы банканы бик яхшы итеп чәй содасы белән ышкып юарга. Чисталык бик мөһим. 0,5 л кайнар суга 5 аш кашыгы чәй салып пешерергә. Суынгач, 7 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Яхшылап болгатырга, шикәр тулысынча эреп бетәргә тиеш. Марля аша сөзеп, алдан әзерләнгән банкага бушатырга. Өстен марля белән капларга һәм 6 атнага җылы урынга куярга.
Баштарак төнәтмәдән аш серкәсе исе килә, бер атнадан ис бетә, төнәтмә өстендә элпә хасыйл була: чәй гөмбәсе үсә башлый. Алга таба төп таләп — гөмбә һәрчак төнәтмә өстендә булырга тиеш. Әгәр бата икән, ул авырый дигән сүз.
Үсә төшкәч, гөмбәгә сыекча җитми башлый, аны 3 литрга җиткерергә кирәк. Шикәр комын күп өстәмәгез, 1 литр чәйгә 2 аш кашыгыннан арттырмагыз.
Гөмбәне 2-3 атнага бер җылы суда юарга, 1-2 минут һавада тотарга кирәк. Чәйне марля аша сөзеп, чиста банкага бушатырга һәм гөмбәне кабат салып, марля белән каплап куярга. Юкса, гөмбә көрән төскә керә, тарала башлый, төнәтмәсе болганчыклана.
Чәй гөмбәсе төнәтмәсе үтәкүренмәле булырга тиеш. Болганчыгының файдасы юк, ул хәтта куркыныч та тудыра ала.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-23/ch-y-g-mb-se-bik-k-p-avyrularny-d-valyy-4438192
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

