“Сөйгәнемне машина бәрдерде…”

-- Лейла

“Моңа кадәр мин аңа һәрвакыт хыянәт иттем…”

“Эх, вакытны кирегә кайтарып булса икән ул! Бик теләсәң дә бернәрсә дә үзгәрми инде. Кеше бит бөтен нәрсәне бик соң аңлый, үз башына төшкәч кенә уйлана башлый.

Мин – егет кеше. Кызым белән озак очрашып йөрдек. Мин аны күп алдадым, хыянәт иттем, икенче кызлар белән йөрдем, кадерен белмәдем. Белмим, нигә бу миңа кирәк булгандыр, үзем дә аңламыйм.

Шулай бер көнне минем гаеп аркасында тиргәштек тә икебез ике якка китеп бардык. Эх, шушы вакытта кире борып булса икән. Алда нәрсә көткәнен белмибез шул. Сөйгәнем светофорда яшелгә чыгып барганда аны бер исерек водитель бәрдерде.

Бүген шушы хәлгә 10 ел. Беләм, мин аның алдында гаепле. Акланырга да, гафу сорарга да соң инде. Яратканымны соң аңладым, бик соң. Югалткач кына. Мин әле дә ялгыз. Аннан башка беркемне дә ярата алмадым. Эзләмәдем дә хәтта. Ничектер, тормыш мәгънәсен югалтты, кызыгы бетте.

Вакытында бер-берегезнең кадерен белегез. Минем язмышны кабатламагыз”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-23/s-yg-nemne-mashina-b-rderde-4438102

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле