“Башкорт хуҗабикәсе”: “Чыгып очыгыз моннан!”

-- Лейла

Аның болай ябыгуын күпләр ошатмады. Кем әйтмәшли, Миләүшәне “достали уже”.

“Бик күп кешеләр миңа яза, мин ябыкканмын һәм картайганмын икән, минем йөзем җыерчыкланган, мин харизмамны югалтканмын, Мине карарга кызык түгел. Хәзер башкалар кебекмен. Шуны әйтәсем килә, сезне беркем дә минем блогымны карарга мәҗбүр итми. Әгәр кызык булмаса, миннән чыгып китегез”, – ди “Башкорт хуҗабикәсе” үз блогында.

Әмма язылучылар арасында блогерны хуплаучылар һәм бик күп яхшы сүзләр язучылар да бар.

Шул да билгеле булсын, блогер яңа күләмле пластик операция ясатырга карар кылган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-23/kem-tanydy-4437520

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле