“Ник мине кайтырдыгыз? Анда рәхәт иде!”

-- Лейла

“Мин анда мәрхүм әнине, әтине күрдем”.

“Профилакторийда булганда 70тән узган бүлмәдәш апа үзенең үткән тормышын сөйләгән иде. Бу хатынның ире дә, кайнанасы да эчкәннәр. Көн дә өйдә тавыш булды. Мин инде төрле тынычландыра торган дарулар эчә башладым. Берсендә түзәр хәлем калмагач бер төрле даруны пачкасы белән эчтем, ди. Ничек барып ятканымны хәтерләмим. Ирем гомер булмаганны ул көнне обедка аек кайткан. Минем гомердә обедта йоклап ятканым булмагач бу аптырап мине килеп карарга булган. Эндәшә икән бу миңа, ә мин уянмыйм. Шуннан соң төртеп караган. Ә минем бер кулым кесәмдә булган. Кул кесәдән чыгып киткән бу төрткәләгәгәндә. Шунда теге эчкән дару савыты да чыккан. Бу аңлап алган да минем дару эчкәнне, битләремә суга-суга аңыма китермәкче булган. Ә мин яшәү белән үлем арасында ятам. “Скорый” чакыртып алып киткәннәр. Анда аңга китергәч, нигә мине кире кайтардыгыз, дип елый башладым. Белсәң иде анда ничек рәхәт булганын. Әнине, әтине, туганнарны күрдем бит мин. Алар белән сөйләштем. Андагы тынычлык, андагы рәхәтлек, андагы табигатьнең матурлыгы иде. Бу дөньяга кайтасым килмәде.
Хәзер ирем дә, кайнанам да юк. Балалар белән яшим. Картлыгым хоть бәхетле минем, дип сөйләде”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-24/nik-mine-kaytyrdygyz-anda-r-h-t-ide-4439851

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле