“Мондый хәлгә үзе дә әзер түгел иде”.
“Егетем белән 6 ел матур гына очрашып йөрдек. Эш туйга бара иде инде. Ике яктан да әзерлек башланды. Әти-әниләр дә безне яратып кабул итте. Бер көн егетем миңа: “Туйга кадәр дусларым белән бер генә көн күңел ачып алыйм әле, аннары гаилә тормышы башланачак бит”, – ди. Мин аны-моны уйлап тормыйча, шунда ук ризалаштым. Чыннан да, дуслары белән аралашуда начарлык күрмәдем.
Шушы бер төн безгә никадәр проблема алып килерен белсәм икән… Егетләр ниндидер студент кызларны чакырып, аулак өйдә ял иткән… Бер студент кыз минем егеттән авырга калган. Ышанмаслык хәл. 27 яшькә җитеп тә, шундый уйланылмаган эш кылган егетемә ачуым зур. Җаным һаман көя. Күп тә үтмәде егетем шушы кызга өйләнде. Икенче атнада туйлары була икән.
Егетем һаман миңа шалтыратып елый, гафу үтенә. Телефонны алмасам – чит номерлардан шалтырата. Һаман яратам үзен. Гафу итә генә алмыйм”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-24/s-yg-nem-egetl-r-bel-n-yal-it-rg-kitte-4439839
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

