Уфа мэры аның яңа вазыйфасы турында хәбәр итте.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә спортчы һәм блогер Рөстәм Нәбиевны үзенең киңәшчесе сыйфатында тәкъдим итте. Атаклы уфалыга уңайлы мохитне тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кушылган.
— Аның белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шәһәр инфраструктурасыннан файдалану мөмкинлеген яхшырту буенча бурычлар һәм планнар, шулай ук СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча уртак проект турында фикер алыштык, — дип яза Ратмир Мәүлиев. – Рөстәм Нәбиев белән беренче очрашулар инде ноябрьдә үк узачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-10-24/r-st-m-n-bievny-burychlary-artty-4439177
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

