Айгөл Бариеваның зур шатлыгы бар

-- Лейла

Ул Мәскәүдә фатир сатып алган.  

«19 яшемдә кинәт әтисез калгач, минем өчен тормыш беткән кебек  тоелды. Әмма мин бирешмәскә булдым.

23 яшемдә язмыш тагын сынады – кинәт кенә әнием китеп барды. Аяк астында җир убылгандай булды. Мин берүзем калдым, чөнки минем апа-абыйларым юк. Әмма мин бирешмәскә булдым.

47 яшемдә кинәт кенә 25 ел гомер кичергән, яраткан иремне югалттым. Инде тормыш туктап калыр сыман тоелды. Әмма мин тагын бирешмәскә уйладым.

Бүген тормышымдагы бик мөһим вакыйга белән уртаклашам: мин Мәскәүдә фатир сатып алдым. Бәхетле, хәерле нигез булсын. Әлһәмдүлилләһ, барысы өчен дә Аллаһка рәхмәтлемен. Аллаһ үзенең иң яраткан кешеләрен генә сабырлыкка сыный», – дип яза Айгөл Бариева.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-24/min-bireshm-sk-buldym-4439126

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле